Язучылар шагыйрь турында...

Шагыйрьнең иң изге санаган кешесе – үз әнкәсе әйткәнчә, Рәшит Гәрәй - юл шагыйре. Ул газиз Ватаны, Татарстанны, аркылыга-буйга җәяүләп, йә булмаса, атка, машинага утырып, кат-кат гизгән мосафир вә җайдак. Рәшит Гәрәй, Есениннар, Такташлар кебек, искиткеч саф җанлы, йомшак күңелле табигать баласы.

Рәфис Әхмәт.

 

Рәшит Гәрәйнең, башка шагыйрьләр күреп тә, аңлап та бетерми торган үз дөньясы бар. Ул укучыны әнә шул саф күңелле, нечкә хисле, мәхәббәтне бөтен барлыгы белән кадерли белүче кешеләр дөньясына алып керә. Анда яшәүчеләр кайгы-хәсрәтне дә, фәкыйрьлекне дә күп күргәннәр. әмма карашлары сабыйныкыдай якты, йөрәкләре керсез, бер-беренә игелек кылырга атлыгып торалар.

Фәнзаман Баттал.

 

Рәшит Гәрәй шигырьләре гаҗәеп җылылык, кече күңеллелек белән өртелгәннәр. Иленә, халкына, туган авылына булган олы хисен "Буразна җене кагылган” шигырьләре, арыш тамырына берегеп үскән уйлары, тургай, бытбылдык, киек каз авазларыннан төзелгән сүзләре белән җиткерә.

Ренат Харис.

   

Язсын икән туган як, дип шулай

Рәшит Гәрәй кебек әйтергә

Чишмәләргә дәшә су телендә,

Гөл-үләнгә бирә киңәшен.

         Хәниф Хөснуллин.

 

Күзкәй мәктәбе татар әдәбиятына Малтабарда туып-үскән гаять үзенчәлекле шагыйрь Рәшит Гәрәйне бирде.                       

                                               Гомәр ага Бәширов.

 

 Әдәбият сөючеләр шагыйрь турында...

Хөрмәтле Рәшит! Минем кулыма синең "Юлдашым булсаң иде” дигән китабың килеп эләкте. Аны мин берничә тапкыр укып чыксам да, укып туя алмадым. Андагы шигырьләрдә тормыш үзенең күп төрле яклары белән сурәтләнә.

Садретдин Сәләхетдинов.

Мәскәү шәһәре.


Рәшит Гәрәй авыл укучыларының иң яраткан шагыйредер, мөгаен. Ул, чыннан да, авыл кешесенең, игенченең күңелен уята алырлык шигырьләр яза. Аның шигырьләрендә ясалмалык юк. Шагыйрь,”мин үземчә, яңача язам”, дип, кеше аңламаслык җөмләләр төземи. Рәшит Гәрәй шигырьләре яктылык белән балкыйлар.

Аскольд Буланов.

Алексеевский районы.


Янымда бул минем

Cин йоклыйсың...Сине иркәләргә
Ай нурлары төшә мендәргә.
Бер уралыйм әле чәчләреңә
Матур төштәй айлы төннәрдә

Бер назланыйм әле кочагыңда
Борчулардан ардым, уйлардан
Өлешемә тигән көмешем шулдыр:
Кайтып кергәнем юк юллардан
 
Таңнарны мин юлда каршы алам,
Ерак юлда үтә кичләрем.
Әйтә күрмә берүк, кырыс юлда
Тупаслана, диеп, хисләрең.

Мин ничек соң инде аерылыйм
Сине бүләк иткән язымнан.
Сөю хисләремне чакрымнарга
Маяк уты итеп кабызам.
 
Үземне дә шул ут җылыта ич,
Көчле итә кыен минутта.
Офыкларга төшсен яктылыгы,
Син дә ялкын өстәул утка.

Кырымда бул минем, янымда бул
Борылышларда, текә үрләрдә.
Урау юллар узган мәхәббәтнең
Кадерен белик бергә көннәрдә.

 

Бу шигырен Р.Гәрәй тормыш иптәше Мөнирә ханымга багышлый.


 

Хәтер-хатирә

Мөнирә ханым истәлекләреннән...

Рәшит Гәрәйнең туган авылы Малтабар элек Минзәлә районына керсә, хәзер ул Тукай районына керә.

Малтабар авылы артык зур түгел. Ул олы юл буена урнашкан. Авылдан ерак түгел урман күренә, авылдан бер чакрым чамасында әрәмәлек бар.

Аның шигъри хисләре, беренче шигырьләре шушы туган җирдә бөреләнгән һәм чәчәк аткан. Рәшитнең җырга тиң шигырьләре шунда туган. Шундый шигырьләр бары тик туган җиреңне, туган авылыңны, табигатьне, кешеләрне чын йөрәгең белән ихлас яратканда гына туадыр.

         Төрле истәлекләргә бирелеп, аның белән Малтабарда булган көннәрне хәтердән кичерәм.

         Ул һәр көнне йокысыннан таң әтәчләре белән бергә тора. Башкалар әле рәхәтләнеп йоклый. Рәшит шыпырт кына киенә дә урамга чыгып китә. Очраган һәр кеше белән әңгәмә корып тора. Авыл тирәли урап йөри, каз-үрдәкнең чыр-чуына колак сала. Чишмәләр чылтыравын, кошлар сайравын тыңлый. Шулардан шигъри моң таба. Ул инде әйләнеп кайтканда бөтен авыл белән танышкан, хәтеренә гаять үзенчәлекле, гүзәл бер аһәң чыңлап торган шигырь беркеткән булыр. Аннан соң ул шигырен кәгазь битенә төшерә, безгә кычкырып укып күрсәтә. Авылга кайткан саен, шулай бер-ике көн авыл белән танышып, туганнар белән күрешеп йөрибез.

         ... " Бәләкәй урманны сагындым, әйдә, барып кайтыйк әле,” – ди. Авылдан бер чакрым чамасындагы әрәмәлекне шулай атап йөртәләр. Рәшит авылга һәр кайтуыбызда урманы белән күрешмичә китми иде.

         Җәйнең бер матур көнендә Бәләкәй урманга баруыбыз аеруча хәтердә калган. Безнең белән Гүзәл сеңлебез дә ияреп барды.

         Менә без урман алдында басып торабыз. Урманның бер ягында бодай басуы, ә икенче ягында ап-ак чәчәк аткан карабодай басуы җәелеп ята. Тоташ аклыкта исәпсез-хисапсыз бал кортлары безелди. Ерактан бик кечкенә булып күренгән урманда безнең якта үсә торган җиләк-җимешнең бар төрен дә табарга була. Инде җир җиләге җыелып бетсә дә, Бәләкәй урман үзенең кунаклары өчен җир җиләкләрен "яшереп” куйган, диярсең.

         Без Гүзәл белән пешкән җиләкләрне җыябыз, ә Рәшит урманы белән хозурлана. Ул һәр үләнне, агачны кулы белән сыйпый, бөҗәкләренә сокланып карый.

         Рәшитнең һәрвакыт җаны белән бу урынга тартылуын мин соңрак аңладым.

         Бөек Ватан сугышына китүче ир-атларны яу кырына озату урыны да булган урман. Сугыш башланганда ун яшь тулган Рәшит тә әтисен шул урман буенда озатып калган.

         Авыр елларда үзенең төрле үләннәре, җиләк-җимеше белән тукландыручы да булган бу урман.

        

...Урак урып арган әнкәйләргә

         Килгән хатлар синдә укылган.

"Батырларча”... дигән авыр сүзне

          Миләшләрең тыңлап утырган,

дип язган ул үзенең "И урманым минем, урманым” шигырендә. Туган җирен яратып, аның табигатенә, кешеләренә сокланып:  Җырым шыткан җирем син! – дип юкка гына әйтмәгәндер.

         Укып туймаслык, җанга якын шигырьләр язган туган җир җырчысын Бәләкәй урманы хәзер дә юксынадыр.

                                                                           Мөнирә апагыз.

                                                                           21.01.2008