Главная » Статьи » Статьи

Тел яшәсә,без дә яшәрбез

Тел яшәсә,без дә яшәрбез

  Газиз телем гасыр диңгезләрен

Кичә-кичә килгән ерактан.

(Ә.Ерикәй)

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-үзенең милли көе,иң матур,иң кадерле тел-үзенең туган теле.Минем өчен татар теле-әнә шундый.

Туган телем!...Синең матурлыгың,синең газизлегең,синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән!Сөекле Тукаебызның "Туган тел”е татарларның гимнына әверелде.Җиде миллионлы татар җырлый аны.Иң борынгы,моңлы, газиз,матур, саф туган телебезгә галимнәр,язучылар,  шагыйрьләр дан җырлаганнар,иҗатларын телгә багышлаганнар.

Шагыйрь Разил Вәлиев тел турында ничек матур итеп әйтә:

Туган телдә җырлый чишмә,

Туган телдә шаулый таллар.

Туган телдә дәшсәм генә,

Туган җирем мине аңлар.

 Шагыйрь Ә.Ерикәй "Ике канат” шигырендә:

Туган телем күп еллардан бирле

Чәчәк ата йөрәк түремдә.

"Әнкәй” дигән иң беренче сүзне

Мин әйткәнмен татар телендә,-дип язды.

 Шагыйрь Госман Садәнең  "Ана белән сабый” шигыреннән:

Күз алдымнан китми Ана сыны.

Күкрәгендә-сабый,нарасый.

Сабыеның тәүге пепелдәве-

"Ән-нә!” сүзе җирдә яз ясый.

 

Байлык-фәлән теләмәде безгә,

Кичерсәк тә, гәрчә авыр чак.

Тел ачкычы тели иде әнкәй,

Берәребез юлга җыенсак,-

дип язды Харрас Әюп.

Туган телебез татар теле-борынгы hәм hәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе.Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия, стилистик яктан бай тел.Белгәнебезчә, татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе.Бу- туган телебез белән горурланырлык мөhим фактор.

Туган тел  туган җир кебек кадерле hәм газиз.Чөнки ул- кеше күңелендә иң нечкә,мөкатдәс хисләр,иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы.Ул- әби-бабай,әткәй-әнкәй теле,дөньяга күзең ачылырга,әйләнә-тирәне танып белергә,чиксез матурлыкларны  аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел.

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле : тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар,бер-берсен аңлыйлар,тормыш тәҗрибәләрен hәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар.

Халыкның күп гасырлык рухи тәҗрибәсен саклаучы hәм яклаучы булган туган тел- яшь буынга белем hәм тәрбия бирүдә иң мәшhүр педагог.Туган тел- милли мәдәниятнең аерылгысыз бер өлеше,милли киләчәк нигезе,халыкның яшәгән,яши торган hәм яшәячәк буыннарын бер биеклеккә күтәрә,тарихи яктан бергә бәйли торган җанлы hәм ныклы элемтә булдыручы.”Телен саклаган башын саклар "дип әйтә халык.”Үз телен хөрмәтләгән халыкны хөрмәтлиләр” дигән гыйбәрә бүген дә актуаль булып кала.Бу гыйбәрә ана сөте белән сеңгәндә генә тормышка ашачак.

Ана теле- тою,сизү,йөрәк теле,рухи тамыр.Димәк,аннан,рухи тамырдан,    акыл,фикер эшчәнлегенә,белем hәм күнекмәләр туплауга,дөньяны,кешеләрне танып белүгә юл кыскарак.Ана сөте белән кергән йөрәк,сизү,тою теле бул-  ганга,аны ана теле,туган тел дип йөртәләр дә.

Баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе-туган тел.

Татар баласының татар телендә сөйләшүе ул-hавада ак болытлар йөзүе,талгын җилдә яфраклар шыбырдашуы,кошлар сайравы кебек табигый,саф hәм матур бер күренеш булса,сөйләшә алмавы-авыр күренеш,кимчелектер.

Саҗидә Сөләйманованың шигъри юлларына күз салыйк:

 

Йөрәк каным белән Ил бирдем дә

Күкрәк сөтем белән Тел бирдем.

Саклый алсаң-мәңгелек фатихам.

Җуйсаң,сатсаң-күкрәк сөтем хәрам!...

 

Үз телеңне белмәү,аны санламау-ул кимчелек кенә түгел,зур мәхрүмлек тә.Күз алдына китерик:үзенең туган телен белмәгән кеше бөек Тукай,герой-шагыйрь Муса Җәлил,классик язучы Г.Ибраhимов әсәрләрен оригиналда уку бәхетеннән мәхрүм.

Ана телен әйбәтрәк белим,аның серенә төшеним дисәң,hичшиксез,иң әүвәл матур әдәбиятны  белү зарур.Чөнки телебезнең җәүhәрләре нәкъ әнә шунда тупланган.Мәсәлән,Г.Бәшировның әсәрләре кабат-кабат укырлык,ә инде тел байлыгына килсәк-сокланып туймаслык.

Г.Бәширов ана теленең кадерен белүне,матур әдәбияттан хәбәрдар булуны,телебезнең байлыгын саклауны hәркайсыбызның изге вазифасы дип санады .

Г.Исхакый,Г.Ибраhимов,Н.Исәнбәт,Ә.Еники татар мәдәниятенә искиткеч кыйммәтле әдәби мирас калдырдылар.Язучыларыбыз әсәрләре аша телебезгә карата мәхәббәт,хөрмәт тагын да артыр,эчке дөньябыз баер дип ышанасы килә.

Туган теле белән горурланып яшәгән кеше,hичшиксез,бәхетле кеше.Без туган телебезне белергә,үстерергә,горурланырга тиешбез.Туган телебезне онытсак,тарихыбызны,тамырларыбызны,балачакта кичергән сөенечләребезне онытачакбыз.Әгәр татар телен балага гаиләдә иңдермибез икән,без телсез калачакбыз.Ата- ананың изге бурычы-телне ачу.

Р.Фәйзуллин язганча:

Иренмә син,туган,туган телнең

Асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсак,чит- ят сүзләр

Хәзинәне әзер басарга.

 Туган телем язмышы- милләт язмышы.Туган тел мәсьәләсе иң актуаль,иң җитди социаль,сәяси-иҗтимагый проблема булып тора.Чөнки тел- халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан hәм табынган социаль-мәдәни байлыкларның иң кыйммәтлесе,иң кадерлесе –зиhен байлыгы.

И, кадерле туган телем-татар теле!

Башка телдән бай да түгел hәм ярлы да...

Уйлар,хисләр,сөюләрем,нәфрәтләрем,

Кайгы,хәсрәт,шатлыкларым сыйган бар да.

 Мин ышанам,hичшиксез,киләчәктә телебез өр-яңадан дөнья күләмендәге зур телгә әверелер, Татарстанда яшәүче hәр кеше татар телендә сөйләшер дип.

  

Cәхәбиева Ә.Р.,
6 нчы урта мәктәпнең татар теле hәм
әдәбияты укытучысы
Категория: Статьи | Добавил: Администратор (22.12.2009)
Просмотров: 4916 | Рейтинг: 5.0/5
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]